Газетага язылу

Казан укучыларын көчле кар яву сәбәпле, дистанцион укуга күчерергә мөмкиннәр

Казан мәктәпләре көчле кар яуган очракта дистанцион укытуга күчәргә мөмкин.

 Бу хакта Татарстан башкаласының мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.

Мондый карар һава шартлары начарайган очракта – мәсәлән, көчле кар яуганда кабул ителергә мөмкин.

Ведомствода ачыклык кертүләренчә, бу агымдагы вәзгыятьтән чыгып һәм мәктәп укучыларының куркынычсызлыгы мәнфәгатьләрендә каралачак. Дәресләрнең форматы турындагы мәгълүмат ата-аналарга һәм укучыларга вакытында җиткереләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре