Газетага язылу

Казан урамнарын җыештыру өчен рекорд сандагы махсус техника җәлеп ителгән

Казанда «Буран» планы гамәлдә – барлык көчләр хәрәкәтне, иминлекне һәм төп объектларга керү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Узган тәүлектә Казан урамнарын җыештыру өчен рекорд сандагы 1353 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Җәмәгать транспорты тукталышларын көчәйтелгән режимда җыештыралар. Төп көчләр магистраль, транспорт маршруты һәм җәяүлеләр зоналарына юнәлтелгән. «Игелекле Казан» волонтерлары өлкән яшьтәге һәм аз хәрәкәтләнүче казанлылар ишегалларын һәм түбәләрен чистартырга булыша. Ике көн эчендә ялгыз пенсия яшендәгеләрдән, инвалидлардан 19 гариза алынган.

Исегезгә төшерәбез, көчле явым-төшем аркасында шәһәрдә җомга киченнән «Буран» планы гамәлгә кертелде.

Һава торышына килгәндә, кар сишәмбегә кадәр явачак, аннары салкыннар башлана.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре