3 сентябрь иртәсе Казанда 8 баллык бөкеләр белән башланды. Шулай ук шәһәр карталарында берничә юл-транспорт һәлакәте дә билгеләнгән. Бу хакта «Яндекс.Карта» сервисы мәгълүматлары сөйли.
Тоткарлыклар Мамадыш һәм Вознесенск трактларында, Җиңү проспектында, Ю.Фучик урамында, Альберт Камалиев проспектында барлыкка килгән. Шулай ук үзәктә хәрәкәт кыенлашкан.
Моннан тыш, автомобильчеләр сүзләренчә, күп урамнарда светофорлар да эшләми.
Һава торышы да бозылды. Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез