Казан үзәгендә дистәләрчә кош үлгән: сәбәпләре ачыклана

Шәһәр үзәгендә бик күп күгәрченнәр үлгән. Социаль челтәрләр шул хактагы хәбәрләр белән тулган, дип яза “KazanFirst”.

Бауман урамында юлда дистәләрчә үлгән күгәрчен күрергә мөмкин. Бу куркыныч күренеш Пушкин урамы аша җир асты юлы янәшәсендә фотога төшерелгән булса кирәк. Анда 20-30лап үлгән күгәрчен аунап ята, шулай ук начар ис таралган. Сәбәпләре әлегә билгесез,диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре