Казан дәүләт энергетика университетында ана һәм бала бүлмәсе ачылачак. Россиядә өченче шундый бүлмәгә әйләнәчәк бу. Тәүге икесе Томск һәм Пермьда булдырылган.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, ана һәм бала бүлмәсе өчен 15 волонтерны әзерләячәкләр. Алар яшь аналарга бала карарга ярдәм итәчәк.
Иҗтимагый палата рәисе фикеренчә, гаиләнең абруен ныгыту, аны тану, тәэмин итү буенча уңай тәҗрибәне дәвам итү – чиктән тыш мөһим. Шул чагында нәтиҗә дә күзгә күренерлек булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез