Казан хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык чемпионатын кабул итәчәк

Татарстан башкаласында махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионат узачак. Чара 25 июльдән 29 июльгә кадәр була.

Булачак чемпионат турында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәсендә сөйләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«<...> Казанда сезнең йөкләмә буенча махсус хәрби операция ветераннары арасында беренче чемпионат уздырачакбыз. Алар арасында Ватанны саклаганда яраланган геройларыбыз да бар", - дигән мәгълүмат бирде дәүләт башлыгына министр.

Һөнәри осталык чемпионатларының «зур роленә» игътибар юнәлтеп, Мәгариф министрлыгы җитәкчесе шулай ук «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль программасы «ачык нәтиҗәләр бирә» дип билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре