Газетага язылу

Казан хастаханәсендә Россиядә беренче булган мобиль сабыйларны ашату кабинасы барлыкка килде

Татарстан башкаласының Республика балалар клиник хастаханәсендә нәниләрне ашату өчен Россиядә беренче булган мобиль кабина урнаштырганнар. Ул әниләр өчен уңай шартлар булдыра. Кабина җиһазлары һәм балалар ризыгын җылыта торган җайланмасы булган тонык пыялалы модульдән гыйбарәт.

Махсус киңлектә кирәкле әйберләрнең барысы да куелган: биредә диван, өстәл, ризыкны җылыта торган җайланма, көйләнә торган яктырткыч, розеткалар һәм вентиляция системасы бар. Ишек тышкы яктан «кеше бар/керергә була» индикаторы булган модуль белән җиһазландырылган, дип хәбәр итә Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте.

Сабыйларны ашату кабинасы «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан булдырылган, диелә Казан мәриясе хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре