Казан хәзинәсе” өстәл уены пәйда булган: анда берьюлы 4 кеше уйный ала

Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе быел “Казан хәзинәсе” – “Сокровище Казани” өстәл уенын эшләп төбәкләргә тараткан. Бөтен гаилә белән уйнау өчен, фольклорга нигезләнеп эшләнгән ул.

Аңа уен кыры, фишкалар, шакмак, “хәзинәле” сандык кергән. Татар һәм рус телләрендә уен кагыйдәләре, юлкүрсәткеч китапчыгы, татар халкы әкиятләре, легендалары да бар. “Казан хәзинәсе” уенында берьюлы 4 кеше катнаша ала.

Уен бик матур һәм мавыктыргыч килеп чыккан. Аны Миләүшә Шәрәпова, Светлана Федорова эшләгән. Рәссамы – Әлфия Йосыпова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре