Казан зоопаркында бер сарык, алты бәрән китереп, рекорд куйган

Табигатьтә мондый хәл бик сирәк очрый.

Казан зоопаркында могҗизага тиң хәл булган, Сарык берьюлы 6 бәрән китергән, дип яза “KazanFirst”. Белгечләр әйтүенчә, мондый хәл табигатьтә бик сирәк очрый. Гадәттә бәрәннәр саны дүрттән артмый, шуңа күрә бу очракны, чыгарма очрак, дип санарга мөмкин.

Сарыкның “бәгырь җимешләренә” сөте җитмәгәнлектән, “Тояклылар” бүлеге хезмәткәрләре аларны шешәдән ашата. Бәрәннәрнең ничек итеп шешәдән сөт эчүләрен зоопаркның рәсми телеграм-каналына урнаштырылган видеодан күрергә мөмкин.
Зоологлар билгеләп үткәнчә, берьюлы алты бәрәннең дөньяга килүе аерым игътибар таләп итә. Аларның сәламәтлеген җентекләп күзәтеп торалар.
Мондый хәлнең сирәк очравына карамастан, бәрәннәр белгечләрнең дөрес тәрбияләве нәтиҗәсендә сау-сәламәт үсә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре