Ярминкәләрдә яшелчә, ит һәм сөт ризыклары тәкъдим ителә.
Көздән бирле Казанда 12 ярминкә көнендә барлыгы 496 миллион сумлык товар сатылган. Ярминкәләрдә яшелчә, ит һәм сөт ризыклары, шулай ук хуҗалык өчен кирәк-ярак кибетләрдәгедән 15 процентка арзанрак бәядән җибәрелә. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
Оештыручылар әйтүенчә, җирле җитештерүчеләрнең продукциясенә ихтыяҗ зур булып кала. Ярминкәләр иртәгә иртәнге алтыдан көндезге 1 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:
Авиатөзелеш районында: Дементьев, 7 һәм Ленинград, 27;
Яңа Савин районында: Академик Лаврентьев, 10 һәм Ямашев проспекты, 71А;
Совет районы: Аграр, 2 һәм Липатов, 7;
Киров районы: Батыршин, 20, Краснококшайская, 150/2, Революция, 12;
Вахитов районы: Кәрим Тинчурин белән Татарстан урамнары чатында;
Идел буе районы: Җиңү проспекты, 46 һәм Фучик, 64.
“Салават күпере” торак районында – сәүдә үзәге парковкасында (Осиново бистәсе, Садовая ур. 9);
Төньяк бистәсендә (якшәмбе) – Беломорская һәм Гудаванцев урамнары чатында.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез