Казанда 16 яшьлек үсмер, “права”сыз йөргән өчен питбайкыннан мәхрүм калган

Транспорт хуҗасына, питбайкны йөртүче таныклыгына ия булмаган кешегә биргән өчен, беркетмә төзегәннәр.

Казан янындагы бистәдә “права”сы булмаган килеш питбайк руленә утырган үсмерне тотканнар. Бу хакта “KazanFirst” Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Автоинспекторлар питбайк рулендәге документсыз үсмерне рейд барышында тоткан. Аңа йөртүче таныклыгыннан һәм ОСАГО полисыннан башка гына рульгә утырган өчен ике административ эш кузгатылган. Питбайк хуҗасына исә транспорт чарасын йөртүче хокукына ия булмаган кешегә биргән өчен беркетмә төзегәннәр.
Автоинспекторлар питбайкны үсмердән алып, штраф түләтүле стоянкага озатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре