Йомгаклау әңгәмәсе укучыларның аралашу күнекмәләрен – төрле темаларга монологик әйтелмәләр уйлау, диалог алып бара белү, текстны сәнгатьле итеп кычкырып уку һәм өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп сөйләү күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Йомгаклау әңгәмәсе өчен иң күп балл – 20. «Зачет» алу өчен аның яртысын җыю да җитә. Әңгәмәне уза алмаганда, имтиханны резерв көннәрдә – 11 мартта һәм 20 апрельдә тапшырырга мөмкин була, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез