Казанда 3 яшүсмерне бәрдерүченең кем икәнлеге билгеле булды

Казанда Боевая урамында өч яшүсмерне бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качкан машина йөртүченең шәхесе билгеле булды. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, Ford фургоны руле артында ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев булган.

Исегезгә төшерәбез, 5 августта җәяүлеләр кичүендә Ford Transit машина йөртүчесе 12 яшьлек һәм 14 яшьлек кызларны һәм 12 яшьлек малайны бәрдерде, шуннан соң юл-транспорт һәлакәте урыныннан качты. Төрле тән җәрәхәтләре алган ике баланы хастаханәгә озатканнар иде.

Машина йөртүчене тоткарлаганнар. Ул транспорт белән исерек килеш идарә итүен әйткән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү барышын Татарстан прокуратурасы контрольдә тота. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру, иминиятләштерү документы һәм машина йөртү таныклыгы булмау турындагы маддәләр буенча өстәмә рәвештә административ материаллар да төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре