Казанда 3 көн элек югалган 16 яшьлек үсмерне эзлиләр

Казанда Николай Андреев исемле үсмерне инде менә дүртенче көн эзлиләр. Идел буе һәм Вахитов районнары хакимияте рәсми телеграм-каналында шул хакта хәбәр ителгән.

25 июльдән аның кайда икәнлеге билгесез. Коля Әмәт бистәсеннән каядыр китеп юк булган, диелгән хәбәрдә.

Малайның төп билгеләре: буе – 160 см, нормаль гәүдәле, чәче аксылга буялган, күзләре коңгырт. Үсмер турында ниндидер мәгълүматка ия булучылардан 8 (800) 700-51-53 яки 112 телефоны аша шалтыртып хәбәр бирүләрен сорыйлар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре