Кичә төнлә Казанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.
Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария кичке уннар тирәсендә Сафиуллин урамында булган. 38 яшьлек «ВАЗ» шоферы 45 яшьлек хатын-кызны бәрдерә, ул юлны тиешсез урында чыкмакчы булган.
Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук вафат була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез