Казанда 4 ноябрьдә кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк

Әлеге күренеш Хач йөреше уздырылу белән бәйле.

Татарстан башкаласында 4 ноябрьдә дүрт автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу көнне шәһәр үзәгендә Благовещение соборыннан Крестовоздвижение чиркәвенә кадәр Хач йөреше узачак.

Шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, 7:00 сәгатьтән чара тәмамланганчы 22, 28, 28а, 89 номерлы автобуслар түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк.

22 номерлы автобуслар туры юнәлештә Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы буйлап, ә аннары маршрут буенча барачак. Кире юнәлештә автобуслар Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы һәм алга таба маршрут буенча барачак.

28 номерлы автобуслар Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.

28а номерлы автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы аша һәм алга таба маршрут буенча барачак.

89 номерлы автобуслар туры юнәлештә Карл Маркс урамы – Пушкин урамы – Уң як Болак урамы – Меңьеллык мәйданы – Кремль дамбасы, ә аннары схема буенча хәрәкәт итәчәк. Кире юнәлештә автобуслар Кремль дамбасы – Меңьеллык мәйданы – Сул як Болак урамы – Пушкин урамы – Горький урамы – Николай Ершов урамы һәм алга таба маршрут буенча барачак.

Алдарак Казанда 3 һәм 4 ноябрь көннәрендә Хач йөреше уздырылу белән бәйле рәвештә кайбер урамнарда тукталышта туктап тору һәм транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнеләчәге турында хәбәр ителгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре