Газетага язылу

Казанда «Әдәби марафон – 2025» йомгаклау чарасы узды

Казанда «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.

«Татнетны үстерү фонды» җитәкчесе, проектка нигез салучы һәм аны оештыручы Раил Гатауллин марафонның әһәмиятен ассызыклады, диелә «Татар-информ» хәбәрендә. 

«Без бүген ел дәвамында уздырылган марафонга нокта куябыз. Бу күренеш традициягә әйләнде: елына дүрт тапкыр әдәби китаплар укыйбыз. Катнашучылар шигырьләр, поэмалар, хәтта романнар укый. Кемдер китапның азагына җитә алмый, ә кайберәүләр ике-өч китап укып чыгарга өлгерә. Өйләребездәге китапханәләр телне сакларга һәм үстерергә ярдәм итсен иде», – дип белдерде ул.

Узган елда 59 марафончы әдәби әйдәман булырга теләк белдергән булган. Быел исә аларның саны 64 кешегә җиткән. Әдәби әйдәманнар арасында Татарстан марафончылары гына түгел, Башкортстан, Саратов, Самара, Омск өлкәләреннән һәм хәтта Төркиядән дә катнашучылар бар, дип сөйләде оештыручылар.

«Әдәби әйдәман – ул, беренче чиратта, әдәби марафончы. Ул үзенең кулына китап алып, башкаларга үрнәк булучы», – дип искәртте Раил Гатауллин.

Әйдәманнарга башлап килүче, тәҗрибәле, оста, көмеш һәм платина дәрәҗәле әйдаман дигән статуслар бирелә. Шулай ук алар өчен матди кызыксындыру чаралары да булдырылган.

Башкортстаннан танылган язучы, Туймазыдагы Мөҗәһит Хәйретдинов исемен йөрткән «Илһам» төбакара әдәби берләшмәсе һәм аның музее җитәкчесе Нурия Валиәхмәтова – марафонда иң зур команда җыйган әйдәман. Ул проектның платина дәрәҗәсендәге әйдәман статусына ирешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре