Бүген Казанда Җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» IV Бөтенроссия ярышлары ачылды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәр итте.
Ярышлар «Ак Барс Арена» стадионында (22-26 сентябрь көннәрендә) уза.
Турнирны Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов ачты. Бу инде дүртенче Кубок, чара ел саен үткәрелә.
«Дүртенче ел инде без сезнең белән иксез-чиксез зур илебезнең төрле ареналарында очрашабыз, – диде Игорь Краснов, чарада катнашучыларны сәламләп. – Бүген – чираттагы турнир һәм без барысын да сәламләвебезгә шат. Җәядән ату зур концентрация таләп итә, мин сезгә гадел спорт көрәше телим, укларыгыз дөрес юнәлештә очсын, һәм иң мөһиме – якты спорт интригалары бирсеннәр».
Игорь Краснов хәбәр иткәнчә, турнир ачылуга кадәр Казанда Җәядән ату үзәген төзү уңаеннан арт-объектка нигез салынды. Ул барлык теләүчеләргә яңа спорт үзәгенең исемен сайлауда катнашырга тәкъдим итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Җәядән ату буенча IV Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында Татарстан Республикасында барыгызны да сәламлим. Россия Генераль прокуратурасына һәм шәхсән Игорь Красновка әлеге әһәмиятле турнирны уздыру урыны итеп республикабызны сайлавы һәм ышанычы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Безнең өчен Җәядән ату буенча РФ Генераль прокуроры кубогын кабул итү зур мәртәбә».
Ул ассызыклаганча: «Бу спорт ярышлары гына түгел, ә көчле дәүләтнең ике мөһим нигезе – закон һәм спорт бердәмлеге символы! Татарстан Россиянең спорт үзәкләренең берсе статусы белән хаклы рәвештә горурлана. Бездә иң югары дөнья стандартларына туры килә торган инфраструктура булдырылды һәм үсә». Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Казан 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты, Киләчәк уеннары, БРИКС илләре спорт уеннары һәм башка ярышларны кабул итте.
Татарстан Республикасы Рәисе хәбәр иткәнчә, бүген Казанда Җәядән ату буенча яңа заманча махсуслаштырылган үзәк төзелешенә старт бирелде. Ул бу объект спортның әлеге төрен үстерүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Искәртәбез, яшь спортчылар арасында җәядән ату буенча бөтенроссия ярышларын оештыру турындагы карар – Игорь Краснов инициативасы. Алдагы Кубок «Фишт» Олимпия стадионында узган. Ул вакытта Кара диңгез яр буенда алты укчы Россия Федерациясенең спорт мастеры исемен ала, гомумкоманда зачетында җиде алтын, дүрт көмеш һәм өч бронза медаль яулаган Байкал арты крае спортчылары абсолют фаворитлар була. Икенче Кубок «Лужники»да уйнатылган.
Быел спортчылардан катнашуга рекордлы санда гаризалар килгән – 60 дән артык. Укчылар 40тан артык төбәкне, шул исәптән Донецк һәм Луганск Халык республикаларын, шулай ук Запорожск өлкәсен тәкъдим итәчәк.
Россия Генераль прокуроры Кубогы ике яшь категориясендә уйнатылачак: 14-17 яшьлек егетләр һәм кызлар, 18-20 яшьлек юниорлар һәм юниоркалар, классик һәм блок җәя дисциплиналарында шәхси зачетта, шулай ук 50, 60 һәм 70 м дистанцияләрдә РФ субъектларыннан командалар арасында.
Турнирның призерлары 96 кеше булачак, шуларның 16сы Генераль прокурор Кубогына лаек булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез