Казанда «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы узды

Казанда «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы узды. Тантананы Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Машков ачып җибәрде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Сезне Казанда сәламлим. Унышлар телим. ХХХI «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасының Казанда узуына бик шатмын. Хуш килдегез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Владимир Машков үз чыгышында илне сакчлаучыларга рәхмәт әйтте. «Безгә үз эшебезне башкарырга мөмкинлек бирәләр», – диде ул. Тамаша залындагылар аягөсте басып аның сүзләрен куәтләде.

«Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы Камал театрынын яна бинасында узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре