Казанның Чистай урамында яктырткыч баганасына килеп бәрелгән троллейбустагы дүрт кешене 7нче шәһәр хастаханәсенә китергәннәр. Клиниканың кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Рәгыйм Насибов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Хастаханәгә дүрт кеше китерелде. Болар – троллейбус пассажирлары. Барысы да – үз аңында, канәгатьләнерлек хәлдә. Хәзер кирәкле барлык диагностика процедуралары уздырыла. Шуннан соң хастаханәдә дәвалануга мохтаҗмы-түгелме икәнлекләрен билгеләячәкбез”, – дигән табиб.
Хәзерге вакытта зыян күрүчеләргә кирәкле барлык тикшерүләр уздырыла. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча аларны йә хастаханәдә калдырачаклар, яисә өйләрендә дәваланырга кайтарып җибәрәчәкләр.
Рәгыйм Насибов әйтүенчә, операцияләр ясау таләп ителми. 7нче шәһәр хастаханәсенә эләккән троллейбус пассажирлары асылда нык бәрелгән, сеңерләре сузылган.
Авария исә болай булган. Троллейбус алдына кинәт кенә җиңел машина килеп чыкканлыктан, җәмәгать транспорты яктырткыч баганасына килеп бәрелгән. Багана юлга ауган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез