Газетага язылу

Казанда автобуслар бәрелеште: зыян күрүчеләр бар

Казанда Горький шоссесында зур юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике пассажир автобусы бәрелешкән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Сәламәтлек саклау министрлыгы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пассажирларның хәле турында аңлатма бирде.

Министрлыкның матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га сөйләгәнчә, медицина ярдәме сорап 10 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның хәле уртача дип бәяләнә.

Зыян күрүчеләр арасында дүрт бала бар. Аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) озатканнар, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Юл-транспорт һәлакәте урынында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре