Газетага язылу

Казанда Баһаветдинов-Апанаева йортын сатыла

Казанда Баһаветдинов-Апанаева йортын сату-алуга куйганнар.

Әлеге йортны суд карары буенча кинематографист Тимур Бекмамбетовтан тартып алганнар иде. Йорт 1873 елда Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге архитекторы, танылган зодчий Пётр Романов проекты буенча Биби-Фатыйма Баһаветдинова өчен төзелгән. Ул күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы һәм дин белгече, Казанның Беренче җәмигъ мәчете указлы мулласы Шиһабетдин Мәрҗаниның хатыны булган. 1890 елда, мәгърифәтче вафатыннан соң бер ел үткәч, йорт аның кече кызы – Биби-Һава Апанаевага күчә. Ул Печән базары мәчете мулласы, дин әһеле һәм публицист Габдулла Апанаевның хатыны була. 1919 елда Апанаев контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп атып үтерелә (хатыны тагын 26 ел яши).

2000 елда бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган. 2017 елда йортта янгын чыккан, соңрак аны Тимур Бекмамбетов сатып алган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре