Казанда балалар бакчаларында туклану бәясен арттырачаклар

Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә туклану продуктларына чыгымнар нормативын яңадан караячаклар. Татарстан башкаласы башкарма комитетының шул хактагы карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Гомуми үсеш төркемнәренең өч яшьтән кечерәк тәрбияләнүчеләре өчен туклану продуктларына чыгымнар – 2,42 сумнан 12,09 сумга, ә өч яшьтән олыраклар өчен 3,05 сумнан 15,05 сумга кадәр арта (балалар бакчасының көненә ничә сәгать эшләвенә бәйле рәвештә).

Санаторий төркемнәренең өч яшьтән кечерәк тәрбияләнүчеләре өчен туклану продуктларына чыгымнар 12,55 сумнан 15,69 сумга, ә өч яшьтән олыраклар өчен 16,74 сумнан 15,69 сумга кадәр күтәрелә (шулай ук балалар бакчасының көненә ничә сәгать эшләвенә бәйле рәвештә).

Целиакия һәм фенилкетонурия белән авыручы балалар өчен туклану чыгымнары аеруча нык (21,79 һәм 28,78 сумга) арта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре