Газетага язылу

Казанда бер ел эчендә эшсезләр саны 26 процентка кимегән

Хәзерге вакытта шәһәрнең 1 336 предприятиесендә 12,6 меңнән артыграк вакансия бар.

1 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Казанның мәшгульлек үзәкләрендә 1 224 эшсез исәптә тора. Узган елдагыга караганда 26 процентка кимрәк сан бу. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта шәһәрнең 1 336 предприятиесендә 12,6 мең вакансия ачылган. Элеккечә үк, төзелештә, сәнәгать, транспорт, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшче кулларга ихтыяҗ зур. Шулай ук табибларга, урта медицина персоналына зур ихтыяҗ сакланып кала.

Сүз уңаеннан, Казан предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 105 мең сумнан артып киткән. Керем 18,2 процентка үскән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре