Газетага язылу

Казанда бер ир-ат, машина сатып алмакчы булып, 1 миллион сумнан артыграк акчасын югалткан

Казанда 35 яшьлек ир-ат, мошенниклар кармагына эләгеп, 1,3 миллион сум акчасыннан коры калган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, ир-ат популяр онлайн-мәйданчыкта “Хендай” автомобилен сату турында белдерүгә тап булган.

Сатучы машинаның фотосын, характеристикаларын җибәргән һәм мессенджер аша аралашуын дәвам иткән. Әйбәтрәк “авто”лы булырга хыялланучы ир-ат, аны-моны уйлап тормастан, ике тапкыр – барлыгы 1,3 миллион сум акча күчергән. Шуннан соң сатучы юк булган. Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре