Казанда бер хатын-кызның картасыннан дистәләрчә мең сум акча урлаучыны тоткарлаганнар

Угрыга бөтен зыянны капларга туры киләчәк.

Казанда банк картасыннан акча урлауда шикләнелүче 18 яшьлек егетне тоткарлаганнар. Ул сәүдә үзәгендә кемнеңдер картасын табып, төрле кибетләрдә шуннан 20 меңнән артык акча тоткан. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Карта хуҗасы – 34 яшьлек хатын-кыз мобиль кушымтасында акчасының югалуын белеп алгач, полициягә мөрәҗәгать иткән. “Ямаш” полиция бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүче эзенә бик тиз төшкән. Ул акча урлавын таныган. Аңа бөтен зыянны капларга туры киләчәк.
“Банк картасыннан акча урлау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа шәһәрдән чыгып китмәү рәвешендә чикләү чарасы сайланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре