Татарстанда тәүге тапкыр “Сабантуй гүзәле-2024” матурлык һәм талант бәйгесе үткәреләчәк. Максаты – милли традицияләрне саклау. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте Совет районы хакимияте мәгълүматларына таянып яза.
Бәйгене ике этапта оештыру күздә тотылган. Сайлап алу туры 12 июньгә билгеләнгән. Финалы – 23 июньдә (Казан Сабантуенда). Бәйгедә катнашучыларны сайлап алганнан соң педагоглар аларга иҗади номерлар булдыруга ярдәм итәчәк, дефиле һәм ораторлык сәнгатенә өйрәтәчәк, шулай ук профессиональ фотосессия оештырачак.
Бәйге милли традицияләрне саклау, этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм халык иҗатын популярлаштыру максатында уздырыла. Анда республикада яшәүче, яше 18дән өстәрәк гүзәл затлар катнаша ала. Бәйгедә катнашу – бушлай. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Бәйге финалы Казан Сабантуе көнне – 23 июньдә Совет районында Дәрвишләр бистәсенең Каенлык мәйданчыгында узачак.
Исегезгә төшерәбез: Сабантуй бәйрәм
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез