Газетага язылу

Казанда «Бию көрәше» бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дәресләренең алтынчы сезонын йомгаклау вакыйгасына – «Бию көрәше» бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Бию бәйгесендә үзеңне күрсәтергә һәм талантлы көндәшләр белән көч сынашырга гаризаны konkurskazan@mail.ru электрон почтасына 10 августка кадәр җибәрергә мөмкин.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны нигезләмәдә табарга була.Моннан тыш, конкурста «Хәрәкәттә – бәрәкәт» чараларының берсендә иң оста биеп күрсәтүче дә катнаша ала.

Турнир финалы 27 августта узачак. Катнашучыларны профессиональ жюри бәяләячәк, шулай ук тамашачыларның тавышлары да исәпкә алыначак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының алтынчы сезоны 4 июньдә башланып китте. Дәресләр атна саен, һәр пәнҗешәмбе көнне 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр бинасы (Һади Такташ ур., 74) артындагы мәйданчыкта уза.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елдан Казан мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре