БРИКС саммиты көннәрендә Казан үзәгендә таксилар ябылган юлларны әйләнеп йөриячәк. Шул сәбәпле юл вакыты гадәттәгедән аерылырга мөмкин. Бу хакта “БИЗНЕС Онлайн” такси хезмәтләре буенча популяр сервислар – “Яндекс”, “Максим” һәм “Ситимобил” сервисларының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Сервис эше гадәттәгечә дәвам итәчәк. Юлларның ябылуы сәбәпле юл вакыты гына озынаерга мөмкин”, - дип сөйләп үткәннәр агентлык хәбәрчесенә “Яндекс” хезмәтендә.
Шулай ук “Максим” һәм “Ситимобил” сервисларының матбугат хезмәтләре дә гадәттәгечә эшләячәкләрен белдергән.
Исегезгә төшерәбез: Казан үзәгендә 22 октябрь 00 сәгатьтән 24 октябрь 23:59 сәгатькәчә 6 урамны тулысынча ябачаклар. Шулай ук вакытлыча чикләүләр дә кертелә: ягъни урамнар кортеж узган вакытта гына ябылып торачак. Кунакханәләр янәшәсендә, шулай ук кортеж хәрәкәтләре маршрутларында “Остановка запрещена”, “Работает эвакуатор” дигән билгеләр пәйда булачак. Җәмәгать транспорты – кайбер автобус һәм троллейбуслар да хәрәкәт маршрутын үзгәртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез