Газетага язылу

Казанда «Буран» планын кертү турында карар кабул ителде

Ул рәсми рәвештә бүген кичке 18:00 сәгатьтән гамәлгә керә.

Эш процессында төп басым юлларны кардан чистарту, шулай ук юл өслеген бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә һәм карны тиз арада кар эретү станцияләренә илтеп тапшыруга ясалачак.

Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров шәһәр халкын шәхси автотранспорттан вакытлыча баш тартуны сорады. Болай эшләү махсус техникага урамнарны тиз арада кардан чистартырга мөмкинлек бирәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре