Казанда 4 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр бишенчетапкыр Даун синдромлы кешеләр арасында йөзү буенча ачык турнир узачак, ул Русиянең 38 төбәгеннән, шулай ук 4 илдән (Казакъстан, Италия, Беларусь, Кыргызстан) 201 спортчыны берләштерә.
Казаннан турнирда 14 кеше катнашачак. Бу хакта"Татар-информ"да узган матбугатконференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Зимфирович Гарипов хәбәр итте.
«Быел безгә 200 катнашучы һәм 270 озатучы килергә тиеш. Күп кенә спортчылар гаиләләре белән киләләр. Шуңа күрә быел без программаны киңәйтәргә һәм комплекслы гаилә эстафетасыясарга карар кылдык», - диде Гарипов.
Аның сүзләренчә, мондый ярышларны үткәрү Даун синдромлы балаларга бәйрәм булдыру өчен генә түгел, ә аларның әти-әниләренә ярдәм итү өчен дә мөһим, чөнки алар төп тамашачылар һәм җанатарлар.
Ярышлардан тыш, спортчыларны бай мәдәни һәм экскурсион программа көтә, дип өстәде Линар Гарипов.
Ярышларның тантаналы ачылышы 4 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез