Кичә кич Казанда Копылов һәм Побежимов урамнары киселешендә куркыныч авария булган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, мәгълүматлар буенча, 37 яшьлек Jetour автомобиле йөртүчесе Копылов урамы буйлап Олег Кошевой урамы ягыннан барган.
Машина светофорның яшел утына юл чатын узганда, юлга светофорның тыелган сигналына электросамокатта яшь егет килеп чыга. Нәтиҗәдә, машина егетне бәрдерә.
20 яшьлек егет ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез