Казанда торак арендасы арзанайган – барлык төрдәге фатир бәяләре төшкән.
Казанда торак арендасы бәяләре төшкән. Бу хакта “KazanFirst” “Мир квартир” порталы мәгълүматларына таянып яза. Белгечләр илнең 70 зур шәһәрендәге базарны өйрәнеп, 1, 2 һәм 3 бүлмәле фатир бәяләре төшүне теркәгән.
Шулай итеп, 62 шәһәрдә, шул исәптән Казанда 1 бүлмәле фатир арендасы хакы арзанайган. Аренда ставкалары бигрәк тә Пензада (-7,6%), Якутия (-7,5%), Тольятти (-6,7%) һәм Самарада (-5,4%) күзәтелә. Ил буенча 1 бүлмәле фатир арендасы бәясе 1,8 процентка кимеп, аена 26 445 сумга калган.
Ике бүлмәле торак базарында да шундый ук хәл. 52 шәһәрдә, шул исәптән Казанда аренда ставкасы кимегән. Тольятти, Киров һәм Ивановода ике бүлмәле фатирлар хакы барыннан да күбрәк – 5,9 процентка кадәр кимегән. Мәскәүдә – 0,9 процентка арзанайган, ә Петербургта, киресенчә, аренда бәясе берникадәр үскән (0,6 процентка).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез