Казанда Гөлнәзирә Талипованың концерты бара

Әлеге минутларда Казанның " Сәйдәш" мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты, Мамадыш сандугачы Гөлнәзирә Талипованың концерты бара. Анда аныҗ якташлары, республиканың төрле почмагыннан килгән иҗатташ дуслары катнаша. Шушы көннәрдә Гөлнәзирә апа 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сәхнәгә аны котларга менгән Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, "Халык җәүһәрләре" проекты авторы Рифат Фәттахов аның иҗатына югары бәя бирде.

- Сез күптән халык җырчысы, күптән халык җәүһәре. Сездәге моңга сокланып туеп булмый. Күп кенә халык артисты исемен йөртүче артистлар сезнең кискән тырнагыгызга да тормый"- диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре