Казанда һәм Яшел Үзән районының бер өлешендә ут-су беткән

Казанның Киров районында: Залесный, Яңа Юдино, бистәләрендә, “Салават Күпере” микрорайонында, Яшел Үзән районының Осиново, Новочувашский, Грузинский, Дубровка, Үрнәк, Яңа Тура, Октябрьский, Радужный бистәләрендә югары вольтлы линиядә кыска ялганыш барлыкка килгән. Сәбәбе ачыкланмаган әле. Көндезге 12гә кадәр төзексезлекнең бетереләчәген вәгъдә иткәннәр.

Обсерватория мәктәбендә, 189нчы һәм Гыйматдинов исемендәге гимназияләрдә, 182 нче, 188нче һәм Карпов исемендәге лицейларда дәресләр үткәрелмәячәк. Әмма ата-аналар балаларын мәктәпкә китерә ала, чөнки укучылар – үз урынында, диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре