Газетага язылу

Казанда һава температурасы рекорд куйган

Синоптиклар хәбәр итүенчә, кичә Татарстан башкаласында һава температурасы +35,2 градус тәшкил иткән. Моңа кадәр тарихта 5 июль көнне Казанда иң югары һава температурасы 1906 елда +34,9 градус тәшкил иткән булган.

Татарстанда аномаль һава торышы судагы хәвеф-хәтәр һәм янгыннарга бәйле хәлләрнең кискенләшүенә дә китерде. Һаваның уртача температурасы нормадан 7 градуска югарырак дип билгеләнә. Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә көндезге температура +37 градуска җитәчәк.

"Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Урман хуҗалыгы министрлыгына куркынычларны киметү буенча кичекмәстән чаралар үткәрүне оештырырга, торак пунктларны, балаларны савыктыру лагерьларын, урман фондында урнашкан яки урман фондына тоташкан объектларны янгынга каршы су белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә, су объектларында кешеләрнең һәлак булуын кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтергә кирәк. Бу безнең эшебез, бүген без игътибарлырак булырга тиеш», - дип ассызыклады бу уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре