Эшләр шәһәрне яктыртуны модернизацияләү программасының сентябрьдә башланган дүртенче этабы кысаларында алып барыла. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Казэнерго» генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа яктырткычлар Олы Крыловка, Сәлимҗанов һәм ТЭЦ урамнары, шулай ук Ямашев һәм Ибраһимов проспектлары участокларына куела. Программа тәмамланганнан соң Казанда искергән яктырткычлар калмаячак диярлек. Модернизация ел саен 11 млн кВт·сәгатьтән артык энергияне экономияләргә мөмкинлек бирер дип көтелә. Бу 100 миллион сум дигән сүз.
– Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә урамнар яктырак, ә энергия куллану – рациональрәк булачак, – диде Фәнис Нурмөхәммәтов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез