Коткаручыларга Казанның Аббасов урамындагы 10нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр кергән. 10 катлы йортның 6нчы катында урнашкан фатир ут эчендә калган. 3 квадрат метр мәйданда әйберләр һәм йорт җиһазларына ут капкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны тиз генә сүндерүгә ирешкән. Коткаручылар югары катлардагы 9 кешене, шул исәптән 1 баланы, сулыш аппаратлары битлекләрен кидереп, эвакуацияләгән.
Зыян күрүчеләр юк.
Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез