Казанда Идел елгасында катер янып беткән

Төнге 12 сәгатьтә «Волжская гавань» яхт-клубы территориясендә катер януы турында хәбәр 101 нче янгын сүндерү номерына килә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр яну урынына - Казанның Киров районына 2 нче Иске Аракчы урамына - беренчел югары катлаулылык буенча чыкканнар. Урында алар звонок кергәннән соң ун минут үткәч килеп җитәләр.

Яр буенда торган катер янып киткән. Урынга килгәннән соң 15 минут узгач, 4 нче янгын сүндерү бүлеге янгынны тулысынча сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре