Казанда 18 яшьлек Акмалҗон Шахобиддиновны эзлиләр. Егет 15 октябрьдә югалган, шуннан бирле аның кайда икәнлеге турында берни дә билгеле түгел. Бу хакта «ЛизаАлерт» хәбәр итә.
Югалган егетнең билгеләре: буе 181 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт төстә. Капюшонлы соры толстовка һәм джинс чалбар кигән.
Эзләү эшенә ярдәм итә алырлык мәгълүмат булган очракта 8 (800) 700-54-52 кайнар линиясенә шалтыратыгыз (шалтырату бушлай).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез