Габдулла Тукай урамында 87 яшьлек әби Mercedes йөк машинасы тәгәрмәче астына эләккән. Бу хакта Казан дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Алынган җәрәхәтләрдән әби һәлакәт урынында вафат була. Ул рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыккан, дип хәбәр ителә. Урында Дәүләт автоинспекциясе һәм Тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре эшли. Фаҗига иртәнге сәгать 10 да була. Социаль челтәрләрдә әбинең башы өзелүе турында да яздылар. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтенә бәйле рәвештә берничә трамвай маршруты хәрәкәтен туктатып тору турында хәбәр ителгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез