Газетага язылу

Казанда юлда бер кеше һәлак булган

Узган тәүлектә Казан юлларында 4 кеше зыян күргән 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: өчесе яраланган, берсе һәлак булган, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Һәлакәтләр арасында: каршы як полосага чыгу, җәяүлене бәрдерү, индивидуаль мобильлек чарасы (СИМ) куллана торган кешене бәрдерү, машина йөртүченең светофорның тыелган сигналына узуы аркасында җәяүлене бәрдерү.

Дежур частька юл-транспорт һәлакәте турында 194 хәбәр килгән. Тәүлек эчендә исерек хәлдә 6 йөртүче һәм транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан башка 1 йөртүче тоткарланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре