Газетага язылу

Казанда IV «РЕБУС 2026» халыкара форумы узачак

Казанда 11-13 ноябрь көннәрендә IV «РЕБУС 2026» Халыкара форумы узачак. Ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Быелгы җыенда тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше турында сөйләшәчәкләр. Татарстанда 13 тарихи җирлек исәпләнә, шуларның икесе – Казан һәм Болгар федераль әһәмияткә ия.

«РЕБУС» форумының исеме «Реновация. Единство. Баланс. Устойчивое строительство» аббревиатурасыннан ясалган. Безнең өчен ул – федераль көн тәртибен, төбәк программаларын һәм бизнес мәнфәгатьләрен форум темасы буенча берләштерергә мөмкинлек бирә торган мөһим мәйданчык. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: быел форум БРИКС Халыкара төзелеш атналыгы партнерлыгында уза. Бу чараның югары дәрәҗәсен ассызыклый. Форум безгә тәҗрибә уртаклашырга һәм инженерлык инфраструктурасын яңарту, инвесторларны җәлеп итү һәм тарихи мохитне саклау мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк», – диде Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Татарстан архитекторлар берлеге рәисе Владимир Кудряшев журналистлар белән очрашуда.

Форум өчен быел өч мәйданчык сайлап алынган: Татарстан Милли китапханәсе, «Казань Экспо» һәм Казан Кремле. Программа «Казан» журналының махсус чыгарылышын, «Ребус наследия» фильмын тәкъдим итү белән башланачак. Милли китапханәдә «Каркас времени. 10 лет решений» күргәзмәсе ачылачак. «Россия хәзерге вакытта тарихи җирлекләр белән эштә алдынгы илләрнең берсе. Республикада әлеге юнәлештә инде 10 ел Татарстан Рәисе җитәкчелегендә махсус ведомствоара комиссия эшли. Бу вакыт эчендә Казанда кызыклы объектлар төзелде, без аларны шәһәр кунакларына күрсәтәбез. Күргәзмә дә комиссия эшен, яңа объектларны күрсәтүгә юнәлдерелгән», – диде Татарстан Рәисе ярдәмчесе, форумның программа директоры Олеся Балтусова.

Эшлекле чараларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Музыченко, Казан мэры Илсур Метшин, Арзамас мэры Александр Щелоков катнашуы көтелә. Шулай ук Вавилон (Гыйрак) провинциясе губернаторы, Иран һәм Төркиянең тарихи шәһәрләре мэрлары чит илләр тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. «Безгә ел саен 15тән артык ил, Россиянең тарихи җирлекләре вәкилләре килә. Халыкара тәҗрибәне өйрәнү чыннан да мөһим, ул күпләрне кызыксындыра. Әлеге форум өчен махсус тарихи җирлекләрне үстерүнең халыкара тәҗрибәсе турында проект – белешмә төзедек. 30дан артык ил тәҗрибәсен өйрәндек: һәр ил буенча аерым белешмәле эшләдек. Төп игътибар АСЕАН, БРИКС һәм БДБ илләренә юнәлтелде», – диде «РЕБУС» форумының оештыручылар төркеме җитәкчесе Мария Яшенкова.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре