Казанда кайчан җылылык бирә башлаячаклары билгеле

Җылылык бирү сезоны киләсе дүшәмбе – 7 октябрьдән башлана. Бу хакта “KazanFirst” Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Мэриянең матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, 5 көн дәвамында – 2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр тәүлеклек уртача температура +11,1 градус тәшкил итәчәк. Җылылык бирә башлау төннәрен салкын һава урнашу һәм иртәнге сәгатьләргә биналарның нык суынуы белән аңлатыла. Күпфатирлы йортлардан тыш, социаль өлкә, мәдәният объектлары да “җылыначак”.

Дүшәмбедән Әлмәттә дә җылылык бирә башлаячаклар. Чаллыда җылы килгән инде. Исегезгә төшерәбез: җылылык бирү сезоны 5 көн рәттән тәүлеклек уртача температура +8 градус тәшкил иткәндә башлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре