Казанда яшәүчеләр быел 30 һәм 31 декабрьдә муниципаль парковкаларга машиналарын бушлай куеп тора алачак.
Татарстан башкаласында киләсе елга түләүсез парковка көннәре билгеләнгән. Шәһәр башкарма комитеты бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
Шулай итеп, 2025 елда машинаны түләүсез кую көннәре:
– Яңа ел каникулы көннәрендә: 1-3 һәм 6-8 гыйнварда;
– 1, 2, 8 һәм 9 Майда;
– 12 һәм 13 июнь – Россия көнен бәйрәм итү көннәрендә (ялны күчерүдән чыгып);
– 31 декабрь – Яңа ел алды көнендә;
– Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә (көннәре Татарстан Рәисе Указы нигезендә билгеләнә).
Исегезгә төшерәбез: ял көннәрендә, шулай ук эш көннәрендә 19.00 сәгатьтән 8.00 сәгатькәчә муниципаль парковкалар болай да бушлай эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез