Театрның Һади Такташ урамындагы яңа бинага күчерелүенә бәйле бу. Шәһәрнең Транспорт буенча комитетында билгеләп үтелгәнчә, яңа атама тарихи район янәшәсендәге тукталышның урнашу урынына туры килә. Шул ук вакытта республикада яшәүчеләргә дә, туристларга да Иске Татар бистәсен табуны җиңеләйтәчәк.
Тукталыш атамасы үзгәрү 18 автобус маршрутына – 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 23, 30, 31, 35, 35а, 47, 54, 56, 71, 72, 74, 91 нче автобуслар һәм 3, 5, 7 троллейбусларга кагыла. Транпорт предприятиеләре электрон һәм стационар таблоларны яңартуга керешкән дә инде.
Мэриядә басым ясап әйтелгәнчә, үзгәрешләр җәмәгать тарнспорты расписаниесендә чагылыш тапмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез