Әлеге эш мөрәҗәгатьләргә җавап бирүнең сыйфатын һәм тиз арада үтәлүен арттырырга ярдәм итәчәк. Хәзер гражданнарның барлык шалтыратулары да бердәм кабул итү ноктасы – Казан мэриясенең колл-үзәге аша тупланачак. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
Халыкка уңайлы булсын өчен ике телефон номеры аерып бирелгән. Ишегалды территорияләрен чистартуга кагылышлы сораулар +7(843)236-4-123 («Ачык Казан») телефон номеры буенча кабул ителә.
Юлларны, тротуарларны һәм иҗтимагый киңлекләрне җыештыру кирәклеге хакында мөрәҗәгатьләрне җиткерү өчен +7(843)222-7-222 (мэриянең колл-үзәге) телефон номерына шалтыратырга кирәк.
Телефон линиясеннән тыш, тиз арада җавап бирү өчен башка элемтә каналлары да саклана. Халык, элеккечә, «Минем Казан» телеграм-ботын куллана ала. Монда мөрәҗәгать текстын, фотосурәтләрне һәм геолокацияне беркетеп була.
Шулай ук кире элемтә өчен гадәти мәйданчыклар: «Халык контроле» порталы, социаль челтәрләрдә рәсми төркемнәр һәм Дәүләт хезмәтләрендә кире элемтә порталы үз эшен дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез