Газетага язылу

Казанда «Кеше приюты – юл күрсәткеч җеп» фотокүргәзмәсе ачылды

Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителгән экспозициядә фотограф-документалист Артур Назаровның «Кеше приюты» карамагындагыларның тормышын чагылдыра торган 60 эше тәкъдим ителә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.

Ачылу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Күргәзмә ачылышында приютка нигез салучы Азат Гайнетдинов турында «Юлчы» документаль фильмының премьерасы күрсәтелде һәм хәйрия аукционы уздырылды.

«Кеше приюты» оешмасының эше күргәзмәнең темасы итеп алынган. Ул инде сигез ел дәвамында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итә: биредә көн саен 1,8 мең мохтаҗга кайнар төшке аш бирәләр, шулай ук торак, эш белән тәэмин итәргә һәм тоткынлыктан кайткан кешеләргә гадәти тормыш шартларына җайлашырга ярдәм итәләр.
 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре