Казанда көз көне булачак сайлауга багышланган мәгълүмат үзәге – «Сайлау ноктасы» ачылды

Казанның «Урам» экстрим паркы янында көз көне булачак сайлауга багышланган мәгълүмат үзәге – «Сайлау ноктасы» ачылды. Казансу буенда урнашкан әлеге үзәккә теләгән һәркем килә ала.

Мондый үзәк нигә кирәк соң? Казансу яр буенда йөрүчеләр, паркка килүчеләр шушы мәйданга кереп, сайлау системасы вәкилләре һәм экспертлардан үзенә кирәкле мәгълүмат туплый ала. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, әлеге үзәктә экспертлар белән очрашулар, мастер-класслар, шулай ук ачык һавада кино күрсәтү кебек чаралар да уздырылачак.

– «Сайлау ноктасы»ның Казан яшьләре җыелган урында – «Урам» паркында һәм нәкъ менә Яшьләр көнендә ачылуы да юкка түгел. Татарстандагы тавыш бирү хокукы булган 3 миллион кешенең өчтән бере – 35 яшькә кадәрге яшьләр. Шуларның 40 меңе быел беренче тапкыр тавыш бирә. Бу – саллы тавыш һәм ул уйланылган булсын иде, – диде ул.

«Сайлау ноктасы» җәй буе эшләячәк. «Ачык сайлау кампаниясе, ачык аралашу, ачык сөйләшү», – дип шәрехләде Андрей Кондратьев.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков мондый урыннарның яшьләр өчен кирәк булуын ассызыклады.

– «Сайлау ноктасы» яшьләр белән үз иш булып сөйләшергә, сайлауда катнашу культурасын тәрбияләргә мөмкинлек бирә, – диде министр.

Татарстанның шәһәрләрне үстерү институты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, бу үзәк шәһәр тормышының аерылгысыз бер өлеше булып күзаллана.

– Ул һәркем өчен ачык, ул яр буе ритмында «яши». Монда мөһим темаларга,  бигрәк тә Татарстан Рәисен сайлау турында һәркемгә аңлаешлы итеп, уңайлы шартларда фикер алышу мөмкинлеге бар, – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: 14 сентябрь – Бердәм сайлау көнендә республикада Татарстан Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын һәм Татарстан Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячакбыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре