Казанда күкрәк бизендәге яман шеш авыруын профиклактикалау чаралары узачак

13 октябрьдә Казанның 20 нче номерлы сырхауханәсендә пациент мәктәбенең күкрәк бизендәге яман шеш авыруы темасына дәресе узачак. Лекциядә тыңлаучылар онкология авыруының (беренче маммографиядән алып ремиссиягә кадәр) ничек узуы турында беләчәкләр.

Дәресне онколог-табиб Евгения Горшкова үткәрәчәк. Очрашу Академик Сахаров урамы, 23 йорт буенча, сырхауханәнең конференц-залында 13:00 сәгатьтә башланачак.

Шулай ук октябрьдә онколог-табиб тарафыннан тикшерүләр оештырылачак. 17 октябрьдә – 13:00 дән 14:00 гә кадәр, 18-21 октябрьдә 19:00 дән 20:00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тикшерүләр Академик Сахаров ур., 23 адресы буенча 1.30 нчы кабинетта узачак, дип хәбәр итә Казанның 20 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре